2024 елның 1 июленнән Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең окладлары артачак Бу хактагы документны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Хезмәт хакындагы үзгәреш башкарма хакимият территориаль органнарындагы кече төркем «тәэмин итүче белгечләр» категориясендәге 3 разрядлы белгечләр окладына кагыла. 1 июльдән аны 1,05 тапкырга артырып, 13 323 сумга кадәр индексациялиләр.
Моннан тыш, дәүләт хезмәткәрләренә ай саен премия түләү күләме үзгәрәчәк — вазифаи окладның 18 проценты урынына 41 процентны тәшкил итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез