1 майда Татарстан территориясендә салкынча һава торышы була һәм кырау төшә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә республикада, шулай ук Казанда да бераз яңгыр яварга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз.
Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан салмак җил фаразлана. Көндез урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин, дип хәбәр итә синоптиклар.
Төбәк буенча һава температурасы төнлә -2 градустан +3 градуска кадәр, Татарстан башкаласында - 0..+2 градус булачак. Көндез 7-12 градуска кадәр җылытачак, ә Казанда +8..+10 градус була.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, республика территориясендә һава температурасы акрынлап күтәрелә башлый. Шул ук вакытта төнлә кырау төшү ихтималы бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез