Бүген Казанның Совет районы судында “Казан сөт комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен кәгазьдә сөт “ясаучы” мошенниклар буенча суд тикшерүе башланган. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә – 3 кеше. “Ак Алтын” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Гыйлаҗетдинов, Казан сөт комбинатында сөт кабул итүче оператор Вәлиев һәм шул ук сөт комбинаты йөртүчесе Габдрахманов. Алар – төрле авыллардан. Икесенең гаиләсендә икешәр бала үсә.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, әлеге 3 аферист бик кызык ысул белән баерга керешкән. Алар комбинатка китерелгән сөтне кәгазьдә арттырып күрсәткән.
Мошенникларның эше бик җайлы гына барган. Габдрахманов объектка сөт китергән, Вәлиев китерелгән сөт күләмен – 2, кайвакыт – 3 тапкыр арттырып күрсәтеп, кабул итү документларына үзгәрешләр керткән. Гыйлаҗетдинов исә җинаятьчел эзләрне юк иткән һәм өстәмә акчаны аферистлар счетларына күчергән.
Гаепләү карары буенча, йөртүчегә китерелгән сөтнең һәр килосы өчен 15-20 сум түләнгән. Шулай итеп, кәгазьдә сөт “ясаудан” алар байтак кына файда күргән.
“Кәгазьдә сөт “ясаучылардан” Казан сөт комбинатына барлыгы 1 046 263 сум 50 тиен зыян китерелгән”, дип сөйләп үткән Казанның Совет районы прокуроры ярдәмчесе Дмитрий Зайцев.
Суд хөкеме алдына басучылар барлыгы 43 тоннадан артыграк “сөт” ясаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез