Татарстанда урып-җыю кампаниясе кысаларында 1 миллион тонна ашлык җыеп алынган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр итткәннәр.
16 августка республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 336,3 мең гектарда җыеп алынган. Бу әлеге культуралар игелә торган мәйданнарның 23,7 проценты дигән сүз.
«Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә республикада 1 миллион 69,7 мең тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан уртача 31,8 центнер тәшкил итә», - дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.
Суктырылган ашлыкның күләме буенча Зәй районы (71,8 мең тонна) әйдәп бара. Икенче урында - Сарман (52,6 мең тонна), өченчедә - Азнакай районы (49,2 мең тонна), дип искәртте министр урынбасары.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез