Газетага язылу

Татарстанда 1 млн 136 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган – планнан 36%

Социаль-мәдәни объектлар төзүнең һәм аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итүнең төп программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча республикада планлаштырылган күләмнең 36%ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы якынча 376 мең кв. м булган 45 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека өлешендә еллык план 22%ка үтәлгән: быел төзелергә тиешле 108 йортның гомуми мәйданы 32 мең кв. метрдан артыграк булган 7се төзелеп беткән. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 728 мең кв.м. тапшырылган - планнан 37%.

Торак белән тәэмин итү программалары гадәттәгечә гражданнарның дүрт категориясен үз эченә ала. Ятим балалар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү максатларында быел 51 күп фатирлы йортта 641 торак урын алу каралган. Бүгенгә шулай ук 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен 18 сертификат рәсмиләштерелгән (барлыгы 21 торак алучы). Барлык таныклыклар 61 яшь гаиләгә бирелгән, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының шәхси счетларына акча күчерүгә әзерлек бара. Мәҗбүри күченеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә агымдагы елда 3 торак алучы бар. Җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган исәп-хисап эшләрен тикшерү һәм сертификатлар рәсмиләштерү бара.

Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программасы буенча хәзерге вакытта объектлар исемлеге формалаштырылган һәм раслануга кертелгән.

«Мәгариф» тармагы буенча 7 гомуми белем бирү учреждениесеннән өч былтырдан калган мәктәп, ике өстәмә корпус һәм Кукмара районындагы мәктәп буенча контрактлар төзелгән. Тагын бер объект - Казандагы мәктәп буенча контракт апрель ахырына кадәр төзергә планлаштырыла. Төзелеш-монтаж эшләре 29%ка үтәлгән. Алты объект эшләнә. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең өч объекты буенча контрактлар төзелгән. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре 34%ка үтәлгән.

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча Казанда стационарның кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше дәвам итә. Бүгенгә үтәлеш 27% тәшкил итә.

Спорт линиясе буенча быел 14 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган.  Универсаль спорт мәйданчыклары һәм ябык футбол манежлары төзелеше буенча үтәлеш бүгенгә карата 3% тәшкил итә. 4 объектта эшләр дәвам итә. Былтырдан калган объект - Футболны үстерү үзәге төзелеше буенча үтәлеш 61% тәшкил итә. Өч боз аренасы төзелеше буенча бүгенге көнгә үтәлеш 3% тәшкил итә.

«Мәдәният» тармагы буенча дәүләт контрактлары төзелгән 7 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Бу - «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган 3 күп функцияле үзәк төзү. Программа буенча үтәлеш 42% тәшкил итә. «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган 4 балалар сәнгать мәктәбе төзелеше 6%ка башкарылган.

Экология проектын - Казанның ләм кырларын рекультивацияләүне гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүгенге көнгә үтәлеш 93% тәшкил итә.

Яшьләр сәясәте тармагында 7 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Балаларны савыктыру лагерьлары төзелеше буенча үтәлеш 15% тәшкил итә. 5 объект эшләнә әле.

Башка республика программалары кысаларында агымдагы елда 27 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Башкарма комитетлар төзелеше буенча эшләр 20%ка үтәлгән. Эшләр 19 объектта алып барыла. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү буенча үтәлеш планлаштырылган күләмнең 17%ын тәшкил итә. Эшләр 4 объектта алып барыла.

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча быел 51 җәмәгать территориясен гамәлгә ашыру планлаштырыла. Алар буенча дәүләт контрактлары март ахырына кадәр планлаштырылган.

Чистарту корылмаларын модернизацияләү республика программасының биш объекты буенча контрактлар төзелгән. Март ахырына кадәр урамнарны яктыртуны торгызу буенча республика программасы буенча контракт төзү планлаштырыла, апрель ахырына кадәр - котельныйлардагы казаннарны алмаштыру, газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау, халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программалары буенча. Торак-коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләүнең республика программасы объектлары исемлеге килештерелә.

Федераль өлеш буенча 2 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты буенча инженерлык инфраструктурасының 9 объекты гамәлгә ашырылачак. Биш объект буенча контракт төзелгән, калган дүрт объект буенча контракт апрель ахырына кадәр планлаштырыла. Контрактлар коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү программасы буенча төзелгән, аның кысаларында инженерлык инфраструктурасының 17 объектын реконструкцияләү һәм модернизацияләү планлаштырылган. Программа буенча үтәлеш 6% тәшкил итә.  Эшләр 10 объектта алып барыла.

Төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау нормаларының үтәлешен тикшереп тору дәвам итә. Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре тарафыннан 461 тикшерү уздырылган, шул исәптән 208е төзелеш объектларына барып. 239 очракта дисциплинар йогынты чаралары кулланылган. Ел башыннан Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан административ җаваплылык турында 122 карар чыгарылган. Гомумән алганда, ел башыннан ведомство тарафыннан 211 тикшерү оештырылган. Ел башыннан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан 333 контроль-күзәтчелек чарасы уздырылган. Ачыкланган 670 хокук бозуның 585е бүгенге көнгә кадәр бетерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре