Татарстанда яңа уку елы башына 1692 укучыга исәпләнгән дүрт яңа мәктәпне файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Яңа мәктәпләр Әгерҗе, Буа, Минзәлә шәһәрләрендә һәм Кукмара районының Манзарас авылында ачылачак.
Моннан тыш, 1 сентябрьгә Бөгелмәдәге ике мәктәпнең өстәмә корпусын файдалануга тапшыру күздә тотыла. Казанда «Станция Юбилейная» торак комплексында мәктәп төзелеше дәвам итә.
Республикада дәүләт программалары кысаларында 128 гомуми белем бирү объектында капиталь ремонт бара. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, аларның барысы да югары әзерлек дәрәҗәсендә.
Яңа уку елында Татарстан мәктәпләрендә беренче сыйныфка 44 меңнән артык бала барачак. Барлыгы республика мәктәпләрендә 512 меңгә якын укучы белем алачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез