Татарстанда 10 чакрымнан артыграк озынлыкта янгынга каршы билгеләнештәге юллар төзелгән

Ел башыннан бирле Татарстанда 10 чакрымнан артыграк озынлыкта янгынга каршы билгеләнештәге юллар төзелгән. Бу хакта республика Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

“Урман фондында янгынга каршы билгеләнештәге юллар челтәрен булдыру – мөһим чараларның берсе. Кагыйдәләр нигезендә, мондый юлларның туфрак түшәмәсе киңлеге кимендә 4,5 метр булырга тиеш. Алар, автомобиль транспортының сулыкларга һәм янгын чыгу ихтималы зур булган участокларга узуын тәэмин итү өчен, гамәлдәге юлларга өстәп салына”, – дип сөйләп үткән Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин.

Республикада шулай ук 40,4 чакрым озынлыкта янгынга каршы билгеләнештәге юллар төзекләндерелгән. Быелга күздә тотылган планның 10 процент чамасын тәшкил итә бу. Буа, Кама һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыклары бу эшне беренчеләрдән булып төгәлләгән.

“Экология” илкүләм проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәсен яхшыртуга, зур сәнәгать үзәкләрендә һавага чыгарыла торган пычрак матдәләрне киметүгә, шулай ук илнең тиңдәшсез үсемлекләр һзм хайваннар дөньясын саклауга юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның карары нигезендә 2019 елдан бирле тормышка ашырылып килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре