Татарстанда 10 яшьлек малай 9 яшьлек кызны кыйнаганнан соң җинаять эше кузгатылды

Түбән Кама шәһәрендә башлангыч сыйныфта укучы кызны кыйнау очрагы буенча “Битарафлылык” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатканнар. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Бу хәл 24 сентябрьдә 31нче мәктәптә булган. Укытучы әйтүенчә, 10 яшьлек малай белән 9 яшьлек кыз арасында пластилин аркасында тавыш чыккан. Башта әйтешкәннәр, аннан сугыша ук башлаганнар.

Әле ярый, шунда башлангыч сыйныф укытучысы килеп чыгып, тукмашкан балаларны туктаткан. Мәктәп фельдшеры балаларга беренче ярдәм күрсәткән, аларның әти-әнисенә телефон аша хәбәр ителгән. “Татар-информ” ачыклаганча, кыз да, малай да балигъ булмаганнар эшләре буенча полиция учетында тормаган.
Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин тикшерүнең барышы турында җиткерергә кушкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре