Татарстанда 10 яшьлек малай бишенче каттан егылып исән калган

Татарстанда 10 яшьлек малай бишенче каттан егылып исән калган. Әлеге хәл кичә Азнакайда Болгар урамындагы йортларның берсендә булган.

«Татар-информ»га Чаллы шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, баланың хәле тотрыклы, уртача авырлыкта.

"Ул аңында, якыннарын таный, сорауларга җавап бирә. Хәзер малай Кама балалар медицина үзәгендә иешле дәвалау ала. Аның артыннан тәүлек буе профильле белгечләр күзәтүе алып барыла", - диделәр ведомствода.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре