Фаҗига Подгорный бистәсендә килеп чыккан.
3 апрельдә кичен Бөгелмә районының Подгорный бистәсендә бер бала елгага егылып төшеп һәлак булган. Бу хакта “KazanFirst” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Балалар Солыяз елгасының биек яры буенда уйнаган. Бермәл берсе юк булган. Дуслары югалган малайны эзли башлаганнар. Таба алмагач, олыларга мөрәҗәгать иткәннәр.
10 яшьлек малайны полиция хезмәткәрләре ярдан ике метр ераклыкта тапкан. Коткаручылар аның мәетен судан тартып чыгарган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез