Чаллыда биш катлы йортның подъездындагы авыр истән зарланып, анда яшәүчеләр полициягә хәбәр иткәннәр. Шул ук вакытта алар ишегалдында олы яшьтәге күрше хатынының күптән күренмәвен дә өйткәннәр.
22 сәгатьтә килгән полиция хезмәткәре беренче булып фатирга кергән һәм анда 64 яшьлек хуҗабикәнең мәетенә юлыккан.
Тикшерү хатынның тәнендә криминал эзләре булмавын күрсәткән. Судмедэксперт мәгълүматы буенча, хатын чама белән 10 көн элек үлгән, дип яза Челнинские известия.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез