10 сентябрьдән бирле Татарстанда барлыгы ун авыл хуҗалыгы ярминкәсе узган. Фермерлар аларда җәмгысе 1 миллиард 26,2 миллион сумлык азык-төлек саткан. Шәһәр халкы бигрәк тә яшелчәне (13 мең 885,7 тонна) күп сатып алган. Авыл хуҗалагы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, ярминкәләрдә, шул исәптән, 9001,9 тонна бәрәңге, моннан тыш 160,4 тонна сөт, 1043,8 тонна ит (635,8 тоннасы – сыер ите) сатып җибәрелгән.
Исегезгә төшерәбез: ярминкәләр һәр шимбә саен Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарында – 2, Түбән Камада 3 урында үткәрелә. Моннан тыш алар төрле вакытта 26 районда уздырылып килә. Республикада көзге ярминкәләр 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аларны үткәрүдә 32 район катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез