Чистай районы Гаделша авылыннан Зариповлар-Хисмәтуллиннар династиясе нәселләренең өч шәҗәрәсен төзегән. Аның беренчесендә – 450, икенчесендә – 400 һәм өченчесендә 150 кеше турында хәбәр бар.
Гаделшада элек-электән авыл тарихына, халкының язмышына игътибар зур. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марс Хисмәтуллин химаячелегендә авыл тарихы турында «Гаделшәм» исемле зур форматлы китап нәшер ителгән. Басмада авылда гомер кичергән һәр гаилә турында мәгълүмат бар. Бу проект кысаларында тагын бер саллы хезмәт – «Гаделша авылы шәҗәрәләре» дип аталган китап әзерләнгән. Басмада 1653 елдан башлап Гаделшада яшәүче 3000нән артык нәселнең шәҗәрәсе тупланган.
Зариповлар-Хисмәтулиннар династиясе күптән түгел «Без гасырда эзлебез – гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» фестиваленең Чистайда узган зона ярышында катнашып, икенче урынны яулады. Бәйгегә нәтиҗә ясаганда аларның авыл тарихы, нәсел шәҗәрәләрен төзүдәге хезмәтләрен аерым билгеләп үттеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез