Барлыгы 154 ветеран эшкә урнашуга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Шуның 102сенә эш урыннары табылган, 5се үз эшен ачкан, 52се бушлай яңа һөнәргә өйрәтелгән.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәркайсына шәхси консультант билгеләнә. Ул, резюме тутырудан алып. әңгәмәгә әзерләнүгә кадәр, ветеранга эшкә урнашуның барлык этапларында ярдәм итә.
Бүген ветераннар автомат линияләр операторлары, йөртүчеләр, нефть-газ операторлары эретеп ябыштыручы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы кебек белгечлекләр буенча эшли.
СВОда катнашучыларны яңа һөнәргә өйрәтү өчен “Работа России” порталында 8 мәгариф программасы булдырылган. Аларда мәгълүматлар аналитикасы, ясалма фәһем белән эшләү, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү кебек перспективалы юнәлешләр дә каралган.
Махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү “Кадрлар” илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез