Газетага язылу

Татарстанда 107 тонна ягулык урлаган хисапчыны һәм аның танышын иректән мәхрүм иткәннәр

Чаллыда танышы белән бергәләшеп 107 тоннадан артыграк дизель ягулыгы урлаган хисапчы хатын-кызны 4 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Ир-атны 1,5 еллык төрмә һәм 6 айлык колония җәзасына хөкем иткәннәр. Бурларны угрылык статьясы буенча гаепле дип таныганнар. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Җинаять эше материалларына караганда, хисапчы һәм экспедитор-йөртүче компаниядән барлыгы 6,9 миллион сумлык ягулык урлаган. Ир-ат аны бензин ташучы машинада автомобиль төзүчеләр шәһәренә китерергә тиеш булган. Әмма ягулык заказчы-оешма территориясендәге резервуарларга эләкмичә калган. Аны башкаларга сатканнар. Шул ук вакытта хисапчы хатын-кыз документларда ягулыкның предприятиегә китерелүен раслаган ялган имзалар һәм мөһерләр куйган. Ике дусның ягулык саткан акчаны яртылаш бүлгәнлекләре мәгълүм. Алар компаниягә китерелгән зыянны өлешчә генә каплаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре