Газетага язылу

Татарстанда 11 меңнән артык гаилә ана капиталын торак шартларын яхшырту өчен тоткан

Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге ел башыннан бирле барлыгы 11 508 гаиләгә торак шартларын яхшыртуга ана капиталын күчергән. Күпчелеге (9831 гаилә) аны торак кредитын түләүгә яки беренчел кертемгә тоткан. Тагын 1677 се, кредит алмыйча, шәхси торак сатып алу яки төзүгә сарыф иткән.

Билгеле булганча, ана капиталын фатир яки йорт сатып алуга, шәхси йорт салуга яки торак кооперативында катнашуга тотарга мөмкин. Шулай ук сертификатны элек алган ипотека бурычын каплау өчен дә кулланып була. Ана капиталыннан файдалану вакытына килгәндә, ул торак шартларын яхшыру ысулына бәйле. Фатир сатып алганда яки кредит алмыйча шәхси йорт салганда, баланың 3 яшькә җитүе кирәк. Ә инде элек алган ипотеканы каплау өчен көтү таләп ителми: бала тууга ук, сертификатны бурыч түләүгә тотарга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре