Татарстан Республикасының мәшгульлек үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны җәйге каникул вакытында һәм укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыра.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 31 августка мәшгульлек үзәге тарафыннан 11 567 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Балигъ булмаганнар махсус күнекмәләр яки һөнәри белем таләп итми торган вакансияләргә урнашалар: ярдәмче эшчеләр, хезмәт биналарын җыештыручылар, урам себерүчеләр, шәһәрнең патриотик юнәлештәге чараларында, авыл хуҗалыгы эшләрендә һәм мәктәп яны участокларында эш башкаралар.
РФ Хезмәт кодексы нигезендә эш бирүчеләр яшүсмерләргә хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбән булмаган дәрәҗәдә түли. Моннан тыш, мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан балигъ булмаганнарга эшкә урнашканда эшләгән ай өчен 2 650 сум күләмендә финанс ярдәме түләнә.
Исегезгә төшерәбез, яшүсмерләрне эшкә урнаштыру «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла, ул «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез