Татарстанда 12 градуска кадәр җылытачак

Ял көннәрендә Татарстанда җылылык көтелә, әмма шул ук вакытта явым-төшем туктамаячак, көчле җил сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ял көннәрендә, 11 һәм 12 майда, төнлә термометр баганалары +1...+6 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы +7...+12 градуска кадәртәшкил итәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Ике көндә дә яңгыр һәм юеш кар көтелә. Шимбә көнне җил 15-20 м/с ка кадәр, якшәмбе 14 м/с какадәр булыр дип фаразлана.  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре