Бүген иртән Казанның Имәнлек урамында килеп чыккан аянычлы хәл видеога эләккән, дип яза “Татар-информ”.
Кадрлардан күренгәнчә, баланы юл аша чыкканда машина бәрдергән. Бик көчле бәрелүдән кыз башта һавага “очкан”, шуннан – машина капотына, соңыннан – асфальтка килеп төшкән.
“Авария светофорсыз “зебра”да килеп чыккан. 12 яшьлек кыз бала зыян күргән”, – дип аныклап үткән агентлык хәбәрчесенә Казан Дәүләт автомобиль инспекциясенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе полиция капитаны Ленар Гыйльметдинов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез