Газетага язылу

Татарстанда 12 яшьлек малай фатирда янгын чыгарган

Әлмәттә Ленин урамындагы йортларның берсендә балалар шуклыгы аркасында янгын чыккан. "Татар-информ" мәгълүматы буенча, 12 яшьлек малай балконда шырпы белән уйнаган.

Уен вакытында ул җиһазга ялгыш ут төрткән, шуннан соң ут тиз арада синтетик киемгә күчә. Нәтиҗәдә, баланың җилкәсе һәм аягы пешә.

Зыян күрүчене балалар хастаханәсенә китергәннәр, анда аңа медицина ярдәме күрсәтәләр. Янгынны тиз арада сүндергәннәр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре