Алар барысы да терапия ала. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Республика СПИД-үзәгенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Айрат Бешимов сөйләде.
Шулай ук быел ВИЧ-инфекцияле аналар 109 тулысынча сәламәт бала тапкан.
"Ничек алар сәламәт балалар таба алдылар? Бу хатын-кызлар йөклелек вакытында терапия узганнар. Бала тапканнан соң бала вируска каршы эремәләр алган. ВИЧ ана сөте аша йоктырылганга күрә, инфекциялеләр имезмиләр", - дип аңлатты Айрат Бешимов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез