Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында ТР Муниципаль берәмлекләре Советы башкарма секретаре урынбасары Аркадий Семенычев сөйләде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
Шул ук вакытта республика бюджетыннан 2013 елдан 2026 елга кадәр 12,9 млрд сум бүлеп бирелгән. Үзара салым системасы Татарстан Республикасы бюджетыннан җыелган һәр сумга тагын дүрт сум бүлеп бирүне күздә тота.
Агымдагы 2026 елга 2025 елның октябрь – декабрь айларында 872 җирлектә 2597 гражданнар җыены үткәрелгән. Хәзерге вакытта 2027 елга үзара салым җыеннары үткәрелә, дип билгеләп үтте нотыкчы.
Аркадий Семенычев бәяләвенчә, үзара салым программасы гамәлдә булган 14 ел эчендә авыл зиратларын тиешле хәлгә китерү, урам-юл челтәрләрен яхшырту, авыл торак пунктларын су белән тәэмин итү һәм яктырту, җәмәгать урыннарын төзекләндерү мөмкин булды.
«Авыл халкы әлеге программада үз акчалары белән актив катнаша һәм үзара салым программасының дәвам итүенә өметләнә», - диде моңа бәйле рәвештә ТР Муниципаль берәмлекләре Советы вәкиле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез