Иртәгә – 19 октябрьдә Татарстанда һава температурасы көндез +13 градуска җитәчәк. Аз гына яңгыр булырга мөмкин. Төнлә явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +8...+13 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә +1...+4 (көнчыгыш районнарда -7) градус.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, ял көннәрендә – 19-20 октябрьдә республика антициклон йогынтысында калачак. Якшәмбе – 20 октябрьдә көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +5...+11 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +1...-4, көнчыгыш районнарда -7 градуска кадәр.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 21-22 октябрьдә явым-төшемсез һава саклана. Көндез +5...+11, төнлә +3...-3 градус.
Моңа кадәр Россия Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, октябрь аенда Татарстанда һава температурасы нормадан югарырак булачак. Тәүлеклек уртача температураның +4,9 градус тәшкил итүе бу чор өчен норма булып санала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез