Татарстанда 13 сентябрьдән көзге ярминкәләр башлана. Казанда – 14 урында, Чаллыда –2, Яшел Үзән шәһәрендә – 2, Түбән Камада – 2 һәм Кама Аланы бистәсендә – 1 урында көзге сәүдә гөрләячәк.
“Салават Күпере-2” микрорайонында исә (түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Әлфия Авзалова ур., 15 й.) тәүге тапкыр ярминкә уздырыла
 Ярминкәнең максаты – җитештерүчеләргә үз продукциясен арадашчыларсыз гына сатарга ярдәм итү. “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад” илкүләм (милли) проекты максатына да туры килә бу.
 Татарстан Республикасында сәүдә мәйданчыклары адреслары:
 Казан ш., Аграр ур., 2 й.
 Казан ш., Липатов ур., 7 й
 Казан ш., Ямашев пр.,71А
 Казан ш., Ленинград ур., 27 й.
 Казан ш., Батыршин ур., 20 й
 Казан ш., Краснококшайская ур., 150/2
 Казан ш., Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатында
 Казан ш., Җиңү Прооспекты, 46 В
 Казан ш., Ю.Фучика ур., 64
 Казан ш.,. Лаврентьев ур., 10
 Казан ш., Дементьев ур., 7
 Казан ш., Беломорская һәм. Гудованцев урамнары чатында
 Казан ш., Революционная, 12
 Казан ш., Әлфия Авзалова ур., 15
 Чаллы ш., Габдулла Тукай яр буе, 16 й
 Чаллы ш., Чулман пр. (Ипподром территориясендәге мәйданчык)
 ТР Яшел Үзән муниципаль районы, Осиново бистәсе, Садовая урамы, 9 й.
 ТР Яшел Үзән муниципаль районы, «Новая Typa» технополисы
 Түбән Кама ш., Бызов ур., 2A й
 Түбән Кама ш., Төзүчеләр пр,, 2Б й
 Кама Аланы бистәсе, «Олимпия» боз сарае парковкасы.
 Ярминкәләрдә шәһәр халкына чагыштырмача арзан бәядән ит, йомырка, бәрәңге, башка яшелчә, сөт ризклары, шикәр комы, үсемлек мае, он, кондитер әйберләре тәкъдим ителәчәк.
 Көзге сәүдә 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез