Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында кичә көндез 14 яшьлек малай вафат булды. Фаҗига Ык елгасында була.
19.15 сәгатьтә коткаручылар ярдан 10 метр ераклыкта өч метр тирәнлектән яшүсмернең мәетен табып ала.
Бу факт буенча Минзәлә районы прокуратурасы тикшерү башлаган. Тикшерүчеләргә һәлакәтнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыкларга кирәк булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез