Газетага язылу

Татарстанда 14 яшьлек улы мотоциклда юл һәлакәтенә очраган ананы хөкем иткәннәр

Татарстанда мотоцикл рулендәге 14 яшьлек улы авариягә эләккән хатын-кызны хөкем иткәннәр.

“Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, Нурлатта яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз, баласының йөртү күнекмәләренә ия булмавын, үсмергә мототранспорт белән идарә итәргә ярамавын белә торып, 2024 елда улына мотоцикл алып биргән.

Малай, узган елның июлендә авариягә эләгеп, уртача авырлыкта җәрәхәтләнгән. Хатын-кызны баласын хәтәр гамәлгә җәлеп итүдә гаепле дип таныганнар. Аңа штраф билгеләгәннәр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре