Татарстанда 14 яшьлек үсмер, әти-әнисен коткарам дип, мошенникларга 2 миллион күчергән

Аферистлар малайны, янәсе, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы янавына ышандырган.

Әлмәттә 14 яшьлек үсмер мошенникларга 2 миллион сумнан артыграк акча күчергән. Аферистлар малайны, имеш, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы янавына ышандырып, гаиләне бөтен акчасыннан коры калдырырга мәҗбүр иткән.

Болай булган. Башта телефоннан бер хатын-кыз шалтыратып, үзен директорның уку-укыту эше буенча урынбасары буларак таныштырган. Мошенник хатын-кыз малайдан, янәсе, электрон журналга нәрсәнедер язып кую өчен смс-хәбәр аша килгән парольне әйтүен сораган. Шуннан үсмер белән “махсус хезмәтләр хезмәткәрләре” элемтәгә кереп, имештер, әти-әнисенең счетларын “ватулары” һәм җинаятьчеләргә ярдәм иткән өчен аларга җинаять җаваплылыгы янавы турында белдергән.

Малай аферистларның кушуы буенча фатирларында “тентү” уздырып валюта тапкан һәм аны банкта сумнарга алыштырган. Шуннан соң акчаны мошенниклар счетына күчереп куйган. Үсмер әти-әнисен “коткару” өчен аферистларга хәтта үзенең гаджетларын биргән һәм банк кушымталары парольләрен фотога төшереп җибәргән.

Төнлә малай такси чакыртып, тәүлек әйләнәсе эшли торган кибеткә киткән һәм анда банкомат аша әти-әнисенең барлык саклык акчасын аферистлар күрсәткән реквизитларга күчергән. Малай бу мизгелләрдә үз якыннарын кулга алудан коткаруына эчкерсез ышанган.
Малайның әти-әнисе йокыларыннан уянганнан соң улларын бүлмәсендә тапмагач, полициягә мөрәҗәгать иткән. Аларга китерелгән зыян 2 414 00 сум тәшкил иткән. Мошенниклык турында статья буенча җинаять эше кузгатылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре