Татарстанда 14 кеше вакцинациядән соң коронавирус белән чирләгән. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев журналистлар белән очрашуда әйтте.
Аның сүзләренчә, прививкадан соң COVID-19 йоктыру ихтималы бар, вакцина тулысынча чирдән сакламый. "Һәр кешенең иммунитеты төрлечә реакция бирә. Моннан тыш, антитәнчекләрнең билгеле бер вакыт узгач икенче прививкадан соң барлыкка килүен онытырга ярамый", - дип искәртте Альмир Абашев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез