Атна ахырында Татарстанда бик җылы һава урнаша. Гидрометеоүзәк фаразына караганда, һава температурасы +15 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шимбә – 25 мартта төнлә һәм иртән яңгыр көтелә. Секундына 15–17 метр тизлектә көчле җил, көндез +7...+12, төнлә +3...+8 градус. Якшәмбе – 26 мартта да аз-маз яңгыр булачак. Көндез һава температурасы +10...+15 градуска кадәр җылыначак. Төнлә секундына 15 метрга кадәр тизлектә көчле җил, +3...+8 градус җылы.
Синоптикларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында да бик җылы һава сакланачак. Көндез +10...+15 градус җылы һәм яңгыр.
Сүз уңаеннан, апрель, майда, шулай ук җәйнең өч аенда Татарстанда айлык уртача температураның норма чикләрендә тирбәлүе көтелә. Сентябрьдә нормадан югарырак булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез