Үсмернең мәетен автомобиль төзүчеләр шәһәренең 17 нче комплексындагы 9 катлы йорт янында тапканнар.
Кичә кичке 9лар тирәсендә Чаллы шәһәренең 17 комплексындагы бер йорт янында 15 яшьлек үсмернең мәетен тапканнар. Бу хакта KazanFirst яза.
 Басма чыганагы мәгълүматларына караганда, малайга 15 яшь булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул тугыз катлы йортның түбәсеннән егылып төшкән. Табылганчы, мәет берәр сәгать чамасы җирдә яткан. Үсмернең соңгы хаты күренмәгән. Аның үз-үзенә кул салырга ниятләнүе турында беркайчан да сөйләмәгәнлеге мәгълүм.
Үсмер автомобиль төзүчеләр шәһәренең 22 нче мәктәбендә укыган. Кайчандыр хөкем ителгән булган. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә исәптә торган.
 Баланы әтисе тәрбияләгән. Әнисе ана хокукыннан мәхрүм ителгән.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Берничә версия, шул исәптән малайның үз-үзенә кул салу версиясе карала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез