Газетага язылу

Татарстанда 15 яшьлек улына питбайк сатып алган әти кешегә карата җинаять эше кузгатылган

Тукай районы прокуратурасы балигъ булмаган яшүсмер зыян күргән юл-транспорт һәлакәте шартларын тикшергән. Ачыкланганча, 2026 елның 27 августында 46 яшьлек җирле кешенең 15 яшьлек улы Түбән Суык-Су авылында гомуми кулланылыштагы юлда питбайк белән барганда җиңел автомобильгә бәрелгән.

Питбайкны әтисе сатып алган булган. Ул улының әлеге транспорт чарасын йөртү хокукы булмавын белгән, шулай да аны яшүсмергә шәхси файдалану өчен тапшырган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура карар чыгарган һәм әти кешене җинаять җаваплылыгына тарту мәсьәләсен хәл итү өчен материалларны алдан тикшерү органына җибәргән. Әлеге очрак балигъ булмаган баланы тормышы өчен куркыныч гамәлләргә җәлеп итү буларак бәяләнгән.

Прокуратура таләбе буенча җинаять эше кузгатылган. Алдан тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәләре район прокуратурасы контроленә алынган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре