“Татар-информ” Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе хәбәренә таянып язганча, 15 яшьлек үсмер суга батып үлгән. Аның мәетен 5 метр тирәнлектән тартып чыгарганнар. Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, бу урын су коену өчен билгеләнмәгән булган. Саксызлык белән үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгатылган. Аны тикшерү шәһәр прокуратурасы контроленә алынган. Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, үсмер күл буенда туп белән уйнаган. Тубы суга төшкәч, бала аны алырга дип суга кереп киткән һәм баткан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез