Газетага язылу

Татарстанда +16 градус җылы булачак

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15-18 метрга кадәр җитә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнлә минималь температура +2..+7 градус тәшкил итсә, көндез температура +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.
Казанда көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән ул 15-18 метрга кадәр көчәя. Көндез башкалада +13..+15 градус җылы булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре