Татарстанда 16 градуслы суыклар һәм бозлавык көтелә

Шимбә көнне, 7 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр булуы икеле. Бу хакта ТР Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.

Төнлә һәм иртән республикага урыны белән томан төшәчәк. Шулай ук тизлеге 3-8 м/с булган көньяк, көньяк-көнчыгыш җиле дә булырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы -11 дән -6 градуска кадәр, урыны белән термометр баганалары -16 градуска кадәр төшәчәк. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, көндезге сәгатьләрдә -9 дан -4 градуска кадәр булыр дип көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре