Татарстанда 16 яше тулмаганнарга никахлашырга рөхсәт бирү тәртибе расланачак

Татарстанда 16 яшьтән кечерәк затларга гаилә корырга рөхсәт бирүне билгели торган административ регламент әзерләнгән.

 Документ хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Проект нигезендә, никахлашуга рөхсәт опека һәм попечительлек органнары тарафыннан законлы вәкилләрнең ризалыгы һәм аерым шартларга бәйле рәвештә биреләчәк. Көмәнлелек вакыты 22 атнадан арткан, бала туу яки булачак ир белән хатынның берәрсенең тормышына куркыныч янау шул шартларга керә.

Рөхсәт алу өчен сәламәтлек турында медицина белешмәсе, уку яки эш урыныннан документлар, шулай ук гаиләдә социаль яктан куркыныч хәл күзәтелмәве турында белешмәләр тәкъдим итәргә кирәк.

Гаризаны шәхсән үзең, күп функцияле үзәк аша яки «Дәүләт хезмәтләре» порталында электрон рәвештә бирергә мөмкин.

Гаризага шәхесне раслый торган таныклык, туу турында таныклык, медицина белешмәсе һәм ата-аналарның яисә законлы вәкилләрнең язма ризалыгы теркәлә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре