Татарстанда 16 яшьлек йөртүченең гаебе белән үсмер һәлак булган

Лаеш районында юл фаҗигасендә 14 яшьлек үсмернең гомере өзелгән. Бала утыргыч каешын эләктермәгән булган.

«Татарстан 24» республика прокуратурасы мәгълүматларына таянып язганча, фаҗига 28 октябрьдә төнге унберенче яртылар тирәсендә килеп чыккан.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Державино» бакчачылык ширкәтендә «Лада Гранта» машинасы (рулендә 16 яшьлек егет булган) башта – коймага, шуннан соң электр уты баганасына килеп бәрелгән. 14 яшьлек пассажир шундук һәлак булган.
Фаҗига буенча тикшерү оештырылган. Лаеш районы прокуратурасы аның барышын контрольдә тота.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре