Газетага язылу

Татарстанда 16 кеше исерек килеш тереләй янып үлгән

Ел башыннан Татарстанда янгыннарда 21 кеше һәлак булган һәм 14 кеше зыян күргән.

Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13 кешегә күбрәк. Корбаннарның гомуми саныннан 16 кеше исерек хәлдә булган.

Бу хакта «Татар‑информ» да узган матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

"Янгыннарда кешеләр үлеменең төп сәбәпләре ут белән саксыз эш итү һәм электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булды, - диде ул.
Үлем очракларының 76%ы сәрхүш булудан икәнлеген дә билгеләп үтте Максим Трущин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре