Газетага язылу

Татарстанда 16 түрә ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителгән

Бу елның гыйнвар – сентябрь айларында Татарстанда 16 түрә ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителгән.

Бу хакта Татарстан Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша әйтте. “Бу елның гыйнвар – сентябрь йомгаклары буенча, Татарстанда 16 вәкаләтле зат ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителде. Узган ел әлеге сан 9 ны тәшкил итте”, – диде ул.

Равия Шрша сүзләренә караганда, шул ук чорда коррупциягә каршы законнарны бозган өчен 215 вәкаләтле зат җаваплылыкка тартылган. Бу – узган елга караганда азрак, ул вакытта 223 кеше җаваплылыкка тартылган булган.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре