Татарстанда 2008 елдан бирле 19 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветеранына торак шартларын яхшыртуга субсидия аша ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әйтте.
“Татарстанда 2008 елдан бирле 19 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветеранына торак шартларын яхшыртуга субсидия аша ярдәм күрсәтелгән. 2014 елдан 2025 елга кадәр ветераннар һәм аларның гаилә әгъзалары яши торган 1 712 торак бинада ремонт ясалган, шул исәптән 2025 елда – 13 торак бинада”, – диде министр урынбасары.
Наталья Бутаева әйтүенчә, 2025 елның 5 маена Татарстанда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптә торучы сугыш ветераннары юк.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез