Татарстанда 18 градуслы салкыннар көтелә

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, алдагы төндә салкын булачак, әмма иртәнге сәгатьләргә һава торышы нык үзгәрәчәк. 17 гыйнвар иртәсендә республиканың көнчыгыш төбәгендә явым-төшем көтелми, ә көнбатыш районнарга карлы атмосфера фронты якынлашачак.

Көндез исә барлык районнарда диярлек кар явачак, җиңелчә генә буран булачак. Һава температурасы -1...-6, көнчыгыш төбәкләрдә -10 градуска кадәр төшәчәк. Төнге сәгатьләрдә -10...-15, урыны белән -18 градуска кадәр.

Ялларда – 18-19 гыйнварда да республикада карлы-буранлы һава торышы саклана. Шимбә – 18 гыйнварда көндез термометрның терекөмеш баганасы -5...+1 градус күрсәтәчәк. Төнлә -1...-7, көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башы – 20 гыйнварда аз гына кар көтелә. Һава температурасы көндез -1...-6 градус, төнге сәгатьләрдә -3...-8 градус чикләрендә тирбәләчәк. Сишәмбе – 21 гыйнварда, атмосфера басымы күтәрелү сәбәпле, явым-төшем акрынлап туктаячак. Суыта: көндез -6...-11, төнлә -10...-15 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре