Татарстанда 18 яшьлек егет мәчеттәге сәдака тартмасы урламакчы булган

Казанда Росгвардия хезмәткәрләре мәчеттәге сәдака тартмасын урларга маташкан егетне тоткарлаганнар. Бу хакта “Татар-информ” Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Тәртип сакчыларына Магистраль урамындагы мәчеттә урлау омтылышы турында хәбәр кергән. Мулла росгвардиячеләргә бер егетнең ишек төбендәге тартманы урлап чыгарга маташканлыгы турында сөйләгән. Почмакта “болгарка” аунап яткан. Угры шуның белән тартманың элмәкләрен кисәргә өлгергән.
Патруль хезмәткәрләре 18 яшьлек егетне мәчет эчендә тоткарлап, полиция бүлегенә китергәннәр. “Озын куллы” егеткә карата урлау омтылышы буенча җинаять эше кузгатканнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре