Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә таянып яза. Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, әлеге хатын-кыз акчасын “счеттан урлауны булдырмый калу” дигән алдауга килеп капкан.
Саклык акчасын ул Менделеев урамындагы бер йорт янында яшь егеткә тапшырган. Полиция хезмәткәрләре мошенниклар курьерының кем икәнлеген ачыклаган. Лаеш районыннан 18 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Ул үз гаебен тулысынча танып, хатын-кыздан акчасын кемнәргәдер тапшыру өчен алганлыгы турында сөйләгән. Аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда катнашучы башкаларны эзли.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез