Татарстанда -19 градуска кадәр салкынайта. Юлларда – бозлавык

Татарстанда 6 февральдә иртән һәм төнлә һава температурасы -10...-15 градуска кадәр төшәчәк. Әмма, Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, көндез термометрның терекөмеш баганасы -3...-8 градус чикләрендә генә тирбәләчәк әле. Юлларда – бозлавык.

Пәнҗешәмбе көнне явым-төшем көтелми. Секундына 3-8 метрга кадәр тизлектә кадәр җил.
Метеохезмәт хәбәренә караганда, Казанда иртән һәм төнлә һава температурасы -11...-13 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -4...-6 градуска кадәр күтәреләчәк.
Моңа кадәр синоптиклар хәбәр иткәнчә, якындагы көннәрдә Татарстанда җылы һава чигенәчәк. Төбәккә салкынча һава үтеп керә башлаячак. Җомга – 7 февральдә -19 градуска кадәр салкынайта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре