Явымлы, суык һава чигенә. Ял көннәрендә Татарстанда җылы һава урнашачак: һава температурасы +17 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем көтелми. Шимбә – 23 апрельдә көндез +10...+15 градус булса, төнлә термометрның терекөмеш баганасы 0...–5 градус күрсәтәчәк. Якшәмбедә көндез +12...+17 градус, төнлә –3...+2 градус.
Татарстан Гидрометеоүзәгенең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында урыны белән аз гына яңгыр булырга мөмкин. Дүшәмбе – 25 апрельдә көндез +10...+15 градуска кадәр җылыта, төнлә дә җылы: +2...+7 градус. Сишәмбе – 26 апрельдә көндез +14...+19 градус.
КФУ метеорология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, апрельнең беренче унҗиде көнендә Казанда явым-төшем ике айлык норманы «тутырган». Метеокүзәтүләр тарихында моңарчы андый хәлнең күзәтелгәне булмаган
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез