Татарстанда +19 градуска кадәр җылытачак

Татарстанда явым-төшемсез көзге антициклон урнашты. Көндезге һәм төнге сәгатьләрдәге һава температурасы арасында зур аерма күзәтелә.

Иртәгә – 7 октябрьдә урыны белән аз гына яңгыр явып үтәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +12...+17 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +3...+8.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе – 8-9 октябрьдә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +13...+19 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә исә +1...+6 градуска кадәр төшәчәк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга – 10 октябрьдә, шимбә – 11 октябрьдә дә явым-төшем ихтималы аз. Көндез һава температурасы +13...+18 градуска булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре