Синоптиклар фаразлавынча, республикада 31 гыйнвар һәм 1 февральдә һава температурасы +1гә кадәр җылынып, җепшек кар явачак.
Соңгы вакытларда кар күп булды. Җепшеткәч, кар һәм боз кантарлары түбәдән җиргә төшеп, кешеләргә зыян салырга мөмкин. Шуны истә тотып, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе белгечләре урамнарда игътибарлы һәм сак булырга, йортлар тирәсеннән читләтебрәк узарга, машиналарны йортлар янәшәсенә куймаска киңәш итә.
Баш идарә җитәкчесе Рафис Хәбибуллин районнар хакимиятләре башлыкларына кар һәм боз төшү ихтималы булган урыннарны ачыкларга, әлеге куркыныч турында халыкка аңлату эшләре алып барырга, шулай ук юлларны, түбәләрне чистарту буенча коммуналь хезмәтләр эшен оештырырга киңәш иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез