Татарстан игенчеләре кырлардан рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләр җыялар. Авыл хуҗалыгы культураларын җыюның барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.
Рапс инде тулысынча җыелган диярлек. Аның уңдырышлылыгы гектардан 19,6 центнер тәшкил итә. Игенчеләр көнбагыш җыюга керешкәннәр, аның уртача уңышы гектардан 22 центнер тәшкил итә.
Шикәр чөгендере гомуми мәйданның 52%ыннан җыелган. Аның уртача уңдырышлылыгы гектардан 454 центнер тәшкил итә. Быел көз 2 миллион тоннадан да ким булмаган чөгендер җыеп алу планлаштырыла.
Бәрәңге һәм яшелчә җыю дәвам итә. Бәрәңге планнан 88% мәйданда казылган, яшелчә культуралары - планнан 57%. Шулай ук терлек азыгы өчен 64 мең гектар кукуруз җыеп аласы бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез