Татарстанда, көннәр шактый ук салкынча торганнан соң антициклон үтеп керү сәбәпле, сизелерлек җылытачак.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, иртәгә – 15 апрельдә республика территориясендә явым-төшем көтелми. Көндезге сәгатьләрдә җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +3...-+2 градус (көнчыгыш районнарда -4 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Көндез һава температурасы +12...+17 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Чәршәмбе – 16 апрельдә иртән һәм төнлә аз гына яңгырлар көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +14...+19 градус, төнге сәгатьләрдә +4....+9 градус күрсәтәчәк.
Пәнҗешәмбе – 17 апрельдә республикада коры һава саклана. Көндез +10...+15 градус, ә инде көнбатыш һәм көньяк районнарда +20 градуска җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә +3...-2 градус.
 Метеорологларның башлангыч мәгълүматларына караганда, җомга – 18 апрельдә республикада аз гына яңгыр көтелә. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +13...+18 градус тәшкил итәчәк. Шимбә – 19 апрельдә явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +15...+20 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез