Газетага язылу

Татарстанда 20 яшьлек егет күршесен вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнә

Чаллыда 36 яшьлек күршесен үтерүдә гаепләнгән 20 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше кузгатылган.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерү фаразые буенча, 2025 елның 10 гыйнварында кич белән ир-атлар арасында низаг килеп чыккан. Исерек хәлдә егет күршесенең бүлмәсенә кереп, аның битенә газ баллоны сиптерә һәм берничә тапкыр пычак белән кадый.

Зыян күрүче урында ук үлгән. Булган хәлдән соң җинаятьче эзләрен яшерергә тырыша, киемнәрен чүп контейнерларына ташлый. Соңрак ул үзенең җинаятькә катнашын тулысынча таныган һәм сак астына алынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре