Быел Татарстанда 200 кеше “Аеклык ноктасы” социаль ятимлекне булдырмау проектында катнашачак. Республика балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина әйтүенчә, баланың әнисе дә, әтисе дә дәвалануга мохтаҗ булган гаилә парлары бар. Проектта барлык районнар катнаша.
Узган елда “Аеклык ноктасы”на 182 кеше җәлеп ителгән. Күпчелеге программаны уңышлы төгәлләгән.
Исегезгә төшерәбез: республикада 2015 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә “Аеклык ноктасы” программасы гамәлгә ашырыла башлады. Ул ата-аналарны эчкечелектән дәвалауга, психологик сәламәтлекләрен яхшырту, эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән. Боларның барысы да балаларның, приютларга җибәрелмичә, гаиләдә үсү мөмкинлегенә ия булулары өчен эшләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез